Чирмешән лицеенда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Үсеш ноктасы» үзәкләре эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

2022 елның 20 нче  декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Чирмешән муниципаль районы мәгариф бүлеге белән берлектә, “Үсеш ноктасы” үзәге” дигән республика семинары уздырды.

Семинарда «Үсеш ноктасы» үзәкләре эшен оештыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды: матди-техник базаны һәм белем бирү мохитен үстерү, мәгариф эшчәнлеген оештыруга методиканы һәм алымнарны камилләштерү.

Семинарда Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова катнашты.

 “Үсеш ноктасы” үзәкләре эшен оештыруда үзенең идарә тәҗрибәсе белән Чирмешән лицее директоры Марат Мөгыйзов уртаклашты. 

 Исегезгә төшерәбез, "Үсеш ноктасы" - РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2019 елда "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында төзелгән уникаль проект. Авыл җирлегендә һәм 60 меңгә якын халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә уку йортлары базасында табигый-фәнни, техник, гуманитар һәм цифрлы профильле белем бирү үзәкләре булдырыла. Проектның төп максаты - барлык укучыларга, яшәү урынына бәйсез рәвештә, сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле белем алуга тигез мөмкинлекләр бирү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International