Йомгаклау иншасы һәм изложениясе урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак XI (XII) сыйныфлар, экстерннар өчен 7 декабрьдә үткәрелде.
Татарстанда агымдагы уку елында 7 декабрьдә йомгаклау иншасында (изложение) быелгы елның 15029 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты.
Йомгаклау иншасы өчен 7 декабрьдә 14743 чыгарылыш сыйныф укучысы (99,16%) уңай, 55 укучы - «незачет» (0,84%) алды. Йомгаклау иншасында 70 кеше катнашмаган.
7 декабрьдә изложение язган 231 чыгарылыш сыйныф укучысы "зачет" алган (катнашучыларның 100% ы), "незачет"алучылар юк.
Унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы ( изложение) нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында федераль сайттан https://checkege.rustest.ru/ белә алалар.