Һадиуллин: мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек модуле өчен шартлар тудырырга кирәк

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Т

Башлангыч хәрби әзерлек буенча яңа предмет Россия мәктәпләрендә 2023 елның 1 сентябреннән барлыкка киләчәк. Татарстанның мәгариф оешмаларында курсны эшләтеп җибәрү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Россиянең мәгариф министрлыгы 1 гыйнварга кадәр бу предмет буенча документлар эшли, 1 майга кадәр өстәмә кертеләчәк, ә аннары апробация узачак. Шулай итеп, 2023 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә, шул исәптән Татарстан мәктәпләрендә ОБЖ кысаларында башлангыч хәрби әзерлек буенча модуль барлыкка киләчәк. Әлегә шулай күздә тотыла, чөнки әлегә  документлар  кабул ителмәгән  ", - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International