Россиянең барлык мәктәпләре 2023 елның 1 сентябреннән бердәм федераль белем бирү программаларына күчәчәк. Төп һәм урта звено өчен алты предмет буенча укытуның гомуми стандарты барлыкка киләчәк. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
Программаларны Россия Мәгариф министрлыгы эшли һәм раслый. Хәдиуллин фикеренчә, бердәм программаларның булуы укытучылар хезмәтен беркадәр җиңеләйтәчәк. "Безнең программалар бар, укытучылар хәзер алардан файдалана. Үрнәк эш программасы нигезендә алар хәзер үз эшчәнлеген алып бара алалар, ә 1 сентябрьдән бөтен Россия гомуми программаларга күчә ", - дип билгеләде ул.
Министр, башлангыч мәктәп укучылары өчен өч предмет буенча - рус теле, әдәби уку һәм әйләнә-тирә дөнья, бердәм федераль программалар эшләнәчәк диде.