Фәрит Мөхәммәтшин әти-әниләрнең республика советында катнашачак

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

22 декабрьдә, Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар республика советының онлайн-утырышы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узачак.

Утырышта катнашучылар фикер алышачак төп тема - баланы тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләренең роле.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ата-аналар белән яшь буында гаилә кыйммәтләрен формалаштыру мәсьәләләре турында фикер алышачак. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова хәзерге шартларда гаилә һәм мәктәп арасындагы үзара хезмәттәшлекнең мөһимлеге турында сөйләячәк. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЮХИДИ вәкилләре белән берлектә кышкы каникул чорында балаларның куркынычсыз ялын оештыру һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләләре каралачак.

Онлайн режимда ата-аналарның республика советына мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең тәрбия эше буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International