2022 елның 7 нче декабрендә –төп срокта, йомгаклау иншасын (изложенияне) уңышлы яздылар һәм катнашучыларның 98% ы "зачет" алдылар. Бу көнне йомгаклау иншасын 609 мең кеше, изложенияне - 9 меңнән артык кеше язды.
Быел иншада катнашучыларга сайлау өчен алты тема тәкъдим ителде . "Кеше тормышында рухи-әхлакый юнәлешләр" бүлегендәге темалар аеруча зур популярлык казанды, аларны катнашучыларның 50% диярлек сайлады. Катнашучыларның 37% ы "Кеше тормышында табигать һәм мәдәният" бүлеге темалары буенча инша язган, тагын 13% ы "Кеше тормышында гаилә, җәмгыять, Ватан " бүлеге темаларын сайлаган.
Инша (изложение) язарга килмәгән яки аны җитди сәбәпләр аркасында язып бетермичә "незачет" алган катнашучылар, шулай ук аны үткәрү тәртибен бозучылар өстәмә срокларда инша яза алачак, бу 2023 елның 1 февралендә яки 3 маенда.