Тарихта СВО турындагы блок һәм ОБЖда хәрби әзерлек: яңа мәктәп программасы расланды

2022 елның 24 декабре, шимбә

Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов мәктәп программасын раслады, аның нигезендә, ОБЖ буенча дәресләр кысаларында укучылар башлангыч хәрби әзерлек узачак. Приказ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

"Уртача гомуми белем бирүнең беркетелгән федераль белем бирү программасын расларга", - диелгән документта.

Моннан тыш, тарих дәресләрендә укучылар Украинада үткәрелә торган махсус операция турындагы блокны өйрәнәчәк. Элегрәк Сергей Кравцов дәреслекләрдә СВО геройлары турында бүлек барлыкка киләчәк, дигән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International