22 декабрьдә “Яңа ел традицияләре” Бөтенроссия ачык дәресе булды. Быел проект кысаларында 15 ачык дәрес үткәрелде. Аларны бөтен Россиядән 13 миллионнан артык мәктәп укучысы карады. "Ачык дәресләр" проекты Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
“Яңа ел традицияләре” дәресе ярдәмендә укучылар Яңа елны бәйрәм итү датасының ничек һәм ни өчен үзгәрүен белделәр, шулай ук аларга Яңа ел алдыннан балаларга һәм өлкәннәргә шатлык бүләк итүче тылсымчылар турында сөйләделәр. Мәскәүнең 1234 нче мәктәбе укучысы София Хоменко дәрес үткәрде.
Балалар шулай ук Кыш Бабайның туган җире - Бөек Устюг турында да белделәр. Яңа ел авылы кешесе Почтуля Кыш Бабайга хатларны ничек дөрес җибәрергә, ел саен аңа күпме хат килүе һәм аларда нинди теләкләр ешрак очравы турында сөйләде. Әйтик, быелның декабрь башында хатлар саны 4 миллионнан артып киткән. Һәр хатны карап, укып, формалаштыралар һәм сортларга аералар.
Кыш Бабайның баш тимерчесе үз һөнәренең тарихын сөйләде һәм кул келәме туку процессын күрсәтте.
Педагоглар мөстәкыйль рәвештә яңа ел традицияләренә багышланган ачык дәресне үз мәктәпләрендә үткәрә ала. Барлык материалларны Россия мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбия институты әзерләгән. Аларны сылтама буенча табарга мөмкин.
«Ачык дәресләр» Бөтенроссия проекты «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Тәрбия институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.