2022 елның 23 нче декабрендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында “Укытучыларның һөнәри үсешен формалаштыру буенча методик эшнең нәтиҗәле формалары һәм ысуллары” темасына милли белем бирү методистлары белән республика семинары узды.
Семинарда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Рәсимә Шәмсетдинова, әлеге институтның фәнни хезмәткәрләре Рузилә Фәттахова, Гөлнара Һадиева, Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Абдуллина, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина чыгыш ясадылар. Семинарда катнашучылар алдында Югары икътисад мәктәбенең Тел һәм баш мие үзәгенең фәнни хезмәткәре Айгөл Ханова чыгыш ясады.
Кунаклар Арча районы мәгариф оешмаларынның туган телне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлары белән таныштылар һәм Россиядә бердәнбер әлифба музеенда булдылар.