Илсур Һадиуллин “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Ул ТР Дәүләт Советы бинасында куелган чыршыдан Яр Чаллыдан яшәүче 10 яшьлек Данияр открыткасын алды. Хатта  малай  тау чаңгысы костюмы  сораган.

Акциягә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарлары да кушылды.

"Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе 2018 елдан "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасына керә торган "Минем белән хыяллан" хәйрия проекты буенча  уздырыла. Теләге булган һәркем мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, ятимнәрнең һәм катлаулы хәлдә булганнарның хыялларын тормышка ашыра ала. Акция дүрт ел дәвам итә, шул вакыт  эчендә 60 мең яңа ел теләге үтәлгән.

Яңа елга кадәр вакыт бар әле, сез дә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International