«Һөнәр - минем киләчәгем» республика һөнәр конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

21нче декабрь көнне Актаныш технологик техникумында “Һөнәр - минем киләчәгем” республика һөнәри конкурсы узды

Конкурс  яшьләр мохитендә хезмәт кыйммәтләрен, һөнәри осталыгын һәм булачак һөнәрдә үз иҗади потенциалын куллануны алга җибәрү,  белем даирәсен киңәйтү һәм булачак һөнәр белән кызыксыну формалаштыру максатыннан оештырылды.

Конкурс читтән торып һәм  көндезге турларда үткәрелде.  Читтән торып  үткәрелгән турда 29 команда катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча 10 команда сайлап алынды.

Конкурсның барлык материаллары да түбәндәге сайтта бирелгән: https://edu.tatar.ru/aktanysh/org6177

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International