2022 елның 21 нче декабрендә «Г. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ базасында Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Мәдәниятләр берлеге» республика студентлар конкурсы - фестивале узды.
Конкурсның максаты : Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча дәүләт тел сәясәтен гамәлгә ашыру, туган як тарихы турында гражданлык хәтерен саклау, үсеп килүче буынның иҗади һәм тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру.
Конкурс - фестивальдә катнашучылар игътибарына түбәндәге тематик күргәзмәләр тәкъдим ителде: чуваш утары, татар йорты, рус йорты, таҗик хуҗалыгы һәм мастер-класслар.
Катнашучыларның эшләрен Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать вәкилләреннән һәм «Г.И. Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» укытучыларыннан торган компетентлы эксперт- жюри бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча һәр юнәлештәге җиңүчеләр һәм призерлар I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.
«Г.И. Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» укучылары һәм укытучылары берничә юнәлеш буенча призерлар булдылар.