9 – 29 нчы декабрьгә кадәр Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә “Бөтен нәрсәне белем генә хәл итә: белгеч белән ачыкларбыз!” акциясе уза. Бу атнада ул Әлки, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Ютазы районнарында һәм Казанда узды.
Һәр муниципалитет, дөрес үк булмаса да, сынау режимында имтихан уздыру датасын мөстәкыйль рәвештә сайлый.
Акция эшлекле уен формасында уза, анда аудиториядән тыш оештыручылар, аудиториядәге оештыручылар, иҗтимагый күзәтүчеләр, техник белгечләрнең ярдәмчеләре булып киләсе уку елында гына имтиханнар язарга кирәк булачак укучылар чыгыш ясый, әмма инде алар хәзер үк , бөтен процесска "читтән" карый алалар. Ә тагын контроль үлчәү материалларының бастыру ничек барганын белергә; нәтиҗәләр буенча эшләр ничек сканлаштырыла; нәтиҗәгә читтән берәүнең дә йогынты ясамавын күрәләр.
Акция, 23нче декабрьдә Казанның Яңа Савин районы 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында, министр урынбасары , ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов катнашында узды.
Бу көнне Казан мәктәпләрендә 11нче сыйныфларында укучы 5500 бала катнашты.
Республиканың башка гомуми белем бирү оешмаларында акция ничек узганын «ВКонтакте» социаль челтәрендә карарга була.