Гаиләне алмаштыручы балалар өчен «Йомшак батл» бәйрәмен Чаллы шәһәренең гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре оештырды. Бәйрәм «Шатлык» яшьләр үзәгендә үтте.
Балалар өчен искиткеч бәйрәм булды ул.
Ачык төстәге матур костюмнар, оста артистлар халыкның күңелен ачты. Балалар рәхәтләнеп конкурсларда катнаштылар, Яңа ел чыршысын кабыздылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм башка әкият геройлары белән бергә шатландылар.