Чистайда «Мәдәниятләр берлеге» республика студентлар конкурс-фестивале үткәрелде

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы базасында Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Мәдәниятләр берлеге» республика студентлар конкурсы - фестивале узды.

Фестиваль эшендә Татарстанның 20 мәгариф учреждениесеннән 97 укучы һәм 81 педагог катнашты.

Катнашучылар эшен ТР мәдәният һәм сәнгать вәкилләреннән һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумы укытучыларыннан торган компетентлы эксперт жюри бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча һәр юнәлеш җиңүчеләре һәм призерлары I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International