23 нче декабрьдә И.Горталов утарында урнашкан "39 нчы мәктәп" МАОУ каршындагы Л.Н.Толстой исемендәге мәгариф үзәгендә, якынлашып килүче яңа ел чаралары узды.
Ике гасыр элек бөек классик тәрбияләнгән утарда Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе укучылары булды. Алар яңа ел открыткасы ясау буенча мастер-класста булдылар, оста кулында балчыкның ничек җанлануын һәм сәнгать әсәренә әверелүен үз күзләре белән күрделәр, раштуа кичәсендә театраль тамаша карадылар һәм чәй белән сыйландылар, 1841-1845 елларда Л. Толстой яшәгән йортның тарихы белән таныштылар.