23 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасы белән «Мәктәп» ҖЧҖ арасында мәгариф объектларын финанслау, проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү турында концессия килешүләре төзелде.
- Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылында 500 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе;
- Чаллы шәһәре, 34 комплекста 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе
- Казан шәһәре, Идел буе районы, Р.Гәрәев урамында (ТК «Волжские просторы», «Соловьиная роща», «Сказочный лес») 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе
Мәктәпләр төзелеше 2023 елның 1нче сентябренә тәмамланачак.
Документларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм «ПроШкола» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Алексей Туликов кул куйды.