БДИны җитди үзгәрешләр көтә

2013 елның 30 июле, сишәмбе

 25 июль вузларның көндезге бүлегенә документлар кабул итүнең соңгы көне иде. Август башында беренче курска кем­нәр­нең кабул ителәчәге билгеле булачак. Андыйлар, ниһаять, җиңел сулыш алырга мөмкин. Югыйсә борчылырга да нигез бар иде, чөнки быелгы гаугалы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен гамәл­дән чыгарырга дигән сүзләр дә чыккалады. Киләсе елда исә БДИга таләпләр тагын да катгыйланачагы гаҗәп түгел.

Быел Россиядә чыгарылыш укучыларының саны 750 меңгә кимрәк иде. Узган ел белән чагыштырганда 1,3 процентка азрак бу. Бюджет урыннары исә үзгәрмәде: 491 мең абитуриентка урын бар. Бәйгеләр түбәнрәк. Вузларда бер урынга уртача 1,53 кеше туры килә. Имтиханнарны уңышлы тапшыра алмаганнар, аттестатсыз калучылар да студент була алмаячак. Табиб, инженер, укытучы белгечлекләренә, табигать фәннәре юнәлешләренә бюджет урыннарының саны арттырылды. Аның каравы икътисад, менеджмент белгечлеклә­ренә кыскартылды. Магистратурага урыннар 20 процентка артса, бакалавриат, белгечлекләр буенча 3 процентка кимеде.

 Вузда укырга теләүчеләр арасында хәйлә юлына баручылар да бар. Курск шәһәрендә берәү вузга БДИ турында ялган белеш­мә алып килгән. Ялган кәгазь өчен ул 30 мең сум акча түләгән. Әлеге буш бланкны абитуриентка танышы тәкъдим иткән. Аңа теләсә нинди нәтиҗәне язарга мөмкин, имеш. Теге кеше вузга килеп, акчаны алган да юкка чыккан. Мәгълүматлар базасында абитуриентның белешмәсен тик­шергәннән соң андый номерның бер ел элек башка кешегә бирел­гәнлеге ачыкланган. Хәзерге вакытта ялган белешмә тәкъдим итүчене эзлиләр.

 Быел бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы гауга РФ Мәгариф министрлыгына БДИны камилләштерү бурычын куйды. Мәгариф министры Дмитрий Ливанов РФ Иҗтимагый палатада “түгәрәк өстәл”дә БДИга кагылышлы үзгәрешләр хакында әй­теп үткән. Киләсе елларда чит телләрдән – телдән бирү өлеше кертелүе, ә информатиканы компьютерда тапшыру көтелә. Техник яктан көйсезлекләр булмасын өчен башта пилот режимында сынап караячаклар. 2020 ел­дан соң инглиз телен мәҗбүри имтиханнар исемлегенә керт­мәкчеләр. Мәктәпләрдә чит тел укытучыларының һәм дәресләр саны артачак. Биремнәрнең вариантларын арттыру ихтималы бар. Монысы сәгать поясы төрле булган төбәкләргә әзерләнгән вариантларның, ягъни быелгы кебек Ерак Көнчыгыш укучылары эшләгән материалларның Интернетка чыгуына юл куймас өчен. Шулай ук җәмәгать күзәт­челәре санын да арттырырга җыеналар. Алар имтиханны гына түгел, җавапларны тикшерү барышын да күзәтә алачак. Чөнки быел имтиханның башкарылмаган С өлешенә “нуль” куясы урынга, биремнәрне укучылар өчен эшләгән белгечләр дә булган. Шундый меңләгән очрак билгеле. Ливанов 2015 елларга бердәм дәүләт имтиханнары би­ремнәре банкын ачык итәргә тәкъдим итә. “Барлык фәннәрдән дә БДИның беренче, икенче өле­ше сорауларын ачык итәргә кирәк. Базаны тулыландыру өчен өстәмә вариантларын да булдырачакбыз”, – ди ул. БДИ биремнәрен төзү­челәргә сорауларны арттырып калмыйча, алар­ның сыйфатын да яхшыртырга туры киләчәк. Баш педагог имтиханны камил­ләш­терүнең ике юлын тәкъдим итә. Берсе – җавабын сайлап алу мөм­кинлеге булган биремнәрдән баш тарту. Икенчесе – сынау тапшыруны ике баскычлы итү. Аттестат өчен генә укучылар гомуми белем бирү вариантын сайлый алачак. Анда А, В, С вариантлары сак­ланачак. Иң югары балл 70 булачак. Ә инде югары уку йортларына керергә теләүчеләргә бирем­нәр катлаулана. Биремнәрдә тест сораулары булмаячак. Укучылар иҗадилы­гын да күрсәтә алачак. Монда максималь балл –100.

 “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар БДИда кагыйдә бозу очрак­лары булмасын өчен балаларны кечкенәдән дөрес тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Шулай ук оештыручыларның исемнәре дә киң җәмәгатьчелеккә билгеле булырга тиеш дигән фикер яңгы­раган. Бу исә аларны үз эшләрен намуслы башкарырга мәҗбүр итәчәк. Әгәр БДИ нә­тиҗәләре мәктәпнең эшчәнле­генә йогынты ясамаса, укытучылар да, тү­рәләр дә укучының билгесен күтәрү турында уйламас. Ул вакытта укучыларга ярдәм итүдән туктаячаклар. Министр­лык һәм Иҗтимагый палата вә­килләренең тәкъдимнәре Президентка җит­кереләчәк.

Татарстанда БДИ-2013 ничек үтте?

 * БДИда 21 меңгә якын кеше катнашты. Шуларның 19 мең 948е – быелгы чыгарылыш укучылары. 11 нче сыйныф укучылары соңгы өч елда берәр меңгә кими бара.

* Укучылар информатика, химия, тарих, рус әдәбиятыннан имтиханнарны күбрәк сайлады.

* Географиядән кала (0,8 баллга түбәнрәк) барлык фән­нәр буенча уртача балл узган елга караганда югарырак.

* Теге яки бу фән буенча минималь чикне уза алмаган укучылар саны кимегән. Бу физикага (11,3 проценттан 4,6 процентка кадәр кимегән), тарихка (8,1 проценттан 3 процентка кадәр), химиягә (4,9 проценттан 2,8 процентка кадәр) кагыла.

* Барлыгы 113 укучы аттес­татсыз калды. Узган ел андыйлар 233 иде.

* Былтыр Татарстанда 100 баллны 109 укучы туплаган булса, быел мондый эшләр – 416. Югары балл җыючылар бигрәк тә химия (216), инглиз теле (18), информатика (40), физика (36), математика (15), биологиядән (21) артты. Ике фәннән 100 балл­ны – 25, өч фәннән 2 укучы җыйган.

* Сынауларга кесә телефоны, фотоаппарат, сәгать-каль­ку­лятор һәм башка элемтә чаралары, шпаргалка, белешмә-мате­риаллар белән кергән 33 кеше имтиханнан куылды. Чүп­рәле, Арча, Яңа Чишмә, Актаныш, Буа, Казан шәһәренә кагыла бу. Нурлат һәм Баулының ике укучысы контроль-үлчәм мате­риалла­рын Интернетка урнаштырды. Барлыгы 61 беркет­мә төзелгән, аларның 24е – вазыйфаи, 37се – физик затларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International