2006 елдан тормышка ашырыла башлаган “Алгарыш” грантлар программасы ярдәмендә 35 яшькә кадәрге белгечләр, аспирантлар, укытучылар Россия һәм чит илләрнең иң яхшы мәгариф һәм фәнни үзәкләрендә дәүләт хисабына укый һәм стажировка уза. Әлеге программаның максаты – республиканың интеллектуаль элитасын әзерләү һәм аларга ярдәм итү, югары квалификацияле кадрларга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү.
Гөлнара Галиева турында мин беренче тапкыр Колаңгы мәктәбе директоры Равилә Гаффаровадан ишеттем. “Безнең инглиз теле укытучыбыз Бөекбританиягә китәргә җыена. “Алгарыш” грантлар программасында җиңүчеләрне 29 июльдә шунда җибәрәләр” , – диде ул. Гөлнара үзе Кайбыч районының Зур Урсак авылы кызы икән. Туган авылында да, Колаңгы мәктәбендә дә инглиз телен укыта ул.
– Мин Манчестер шәһәренә барачакмын. Безне каршы алачак Эмма Уолстон һәрберебез белән аерым-аерым сөйләшеп чыкты. Без анда ике ай дәвамында белемебезне күтәрәчәкбез. Без – республиканың төрле шәһәр-районнарының “Алгарыш”та җиңгән 150 укытучысы. Төркемнәргә бүлделәр, кайберәүләр Бостон, Брайтон шәһәрләренә эләкте. Инглиз телен тагын да камилләштерү өчен гаиләләргә урнаштырачаклар. Эмма Уолстон миңа шәһәрнең истәлекле тарихи урыннары турында сөйләде, уку программасы белән таныштырды, үзләрендәге һава торышына бәйле рәвештә юлга нинди киемнәр алырга кирәклеген дә әйтте, – диде Гөлнара.
“Алгарыш” грантлар программасында ул беренче тапкыр узган ел катнашып караган. Әмма уңыш елмаймаган. Мәгариф бүлегеннән быел да көчен сынарга тәкъдим иткәннәр. Ярымфиналга чыккач, шатлануының чиге булмаган, ә инде финалистлар арасында үз исемен дә күргәч, башы күккә тигән! Мәктәптә чит телне бөтенләй укымаган, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына кереп, башлангыч төркемдә инлиз телен үзләштерә башлаган, сүзләр ятлап, тәрҗемәләр ясый-ясый үҗәтләнеп белем алган. 2000 елда укыта башлаган татар кызы өчен зур җиңү бу. Финалга чыгучыларны министрлыкка әңгәмәгә чакыргач, ун кешелек комиссия алдында сынатмаган. Аралашу, әлбәттә, инглиз телендә генә барган.