Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында якынча 80 млн. сум акча җыелган. Республиканың 754 предприятиесе, сәүдә фирмалары директорлары, эшкуарлар үзләре укыган яки балалары белем алган уку йортларына ярдәм иткән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында кайсы оешманың күпме акча күчергәнлеге белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, Әлмәт шәһәрендәге "СМП-Нефтегаз" ачык акционерлык җәмгыяте (О.Н. Шабалин) 24 млн. 500 мең сум акчаны Яңа Чишмә гимназиясенә, Лаеш муниципаль районының Столбище урта мәктәбенә, Зәйдәге “Кояшкай” балалар бакчасына ярдәм итү өчен тоткан.
“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте 9,09 млн. сум акча күчергән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә торган әлеге акция 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә.