Мәскәү югары уку йортлары студентлары татар мәгърифәтчесе Мәрҗани турында викторинада көч сынашты

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Кичә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы оештырган «Чикләвек» сигезенче интеллектуаль викторинасы узды. Уенда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты, Мәскәү финанс университеты һәм башкаланың башка эре уку йортлары студентлары, барлыгы  20 команда катнашты. Алар арасында Мәскәү университетларының һәм институтларының студентлар якташлык җәмгыятьләре, җыелма командалар бар иде. Уенчылар алдында иҗади номерлар белән театр һәм кино артисткасы, ГИТИС тәмамлаган Эльза Йосыпова, шулай ук татар активистлары Лилия Зиннурова һәм Динә Абдуллина чыгыш ясады.

"Ачык микрофон" вакытында күп кенә кунаклар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Башкортстаннан килгән уенчыларның берсе,  татар халкының кунакчыллыгын һәм легендар Мәрҗани, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында  билгеләп үтте. Кайбер студентлар Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә  һәм татар викторинасында беренче тапкыр катнашуын таныдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International