Мәгариф министрлыгы төбәк хакимияте белән берлектә, мәктәп укучылары анда кичке сигезгә кадәр була алырлык итеп озайтылган көн төркемнәренең эш графигын үзгәртү мөмкинлеген караячак. Мондый йөкләмәне РФ вице-премьеры Татьяна Голикова социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча хөкүмәт каршындагы совет утырышы нәтиҗәләре буенча бирде. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 сентябреннән озайтылган көн төркемнәрендә балаларны хәзер карап кына калмыйлар, алар белән өй эшләрен дә эшлиләр. Тиешле төзәтмәләр "РФдә мәгариф турында" Канунына кертелде. Мәктәпләрдә озайтылган көн төркемнәрен оештыру турындагы карарны ата-аналар кабул итәргә тиеш. Эш шунда, озайтылган көн төркемнәре дә, әти-шниләр кебек 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
Бәлки, тиздән вәзгыять үзгәрер һәм ата-аналарга баланы мәктәптән алу өчен ашыгыч рәвештә эштән качарга туры килмәс.
Яңа график буенча тәкъдимнәр 2023 елның 10 мартына әзер булырга тиеш.