23-25 декабрьдә Мәскәүдә Россия Мәгариф министрлыгының ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Яңа ел чыршысы узды. Бәйрәм чараларында катнашу өчен башкалага Россиянең 87 төбәгеннән 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге 600 дән артык бала килде.
Бөтенроссия чарасында Татарстан Республикасы балалар йортларында тәрбияләнүче 8 бала катнашты, алар спортта, иҗатта һәм укуда зур уңышларга ирештеләр.
Балалар бәйрәмчә бизәлгән Мәскәү буенча экскурсиягә бардылар, су асты дөньясыннда –Океанариумада булдылар, “Снежная Королева” яңа ел әкият- мюзиклын карадылар. Балалар өчен төп вакыйга: Татьяна Навканың "Шахерезада мәхәббәт тарихы" уникаль Боз тамашасын карау булды.