27 декабрьдә Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы дәүләт бюджет мәгариф учреждениеләре директорлары катнашында киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, сәламәтлекләре чикле булган һәм сәләтле балалар өчен мәктәп директорлары, кадет белемен гамәлгә ашыручы мәктәп директорлары катнашты.
Киңәшмәдә 2022/2023 уку елының I яртыеллыгы эшенә йомгак ясадылар, аерым педагогларга ведомство бүләкләре тапшырдылар.
Дәүләт учреждениеләре директорларына республика чараларында актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.