Татарстан мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

23 нчы декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министры каршындагы ТР Президентының коррупциягә каршы көрәш буенча Идарәсенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча бүлеге мөдире Равия Шрша, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Римма Гыйльмиева катнашында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Коррупциячел хокук бозуларга каршы көрәш буенча мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эшчәнлегенең аерым аспектлары турындагы  министр урынбасары , департамент җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады. Докладта белем алу турында дипломнар сату, гомуми белем бирү йортларында  акча җыюлар, мәнфәгатьләр конфликты темасы күтәрелде.

Балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Кашапова укучыларның коррупциягә каршы тәрбияләү, коррупциягә каршы юнәлештә иҗади эшләр конкурсын уздыру турында доклад белән чыгыш ясады. Һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш һәм мәнфәгатьләр конфликты буенча эшләү турында доклад  ясады.

Равия Шрша үз докладында 2023 елда ата-аналар, педагоглар һәм укучылар белән коррупция күренешләренә каршы атмосфера булдыруга юнәлтелгән чаралар уздыру турында рекомендация бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International