Илсур Гәрәев улы, мәктәпләрдәге яңалыкларның берсе , иртәнге линейкаларда Россия гимны башкару,диде. Бу укучыларда патриотизм тәрбияләүдә мөһим адым. Тик сез ничек уйлыйсыз, ул ни дәрәҗәдә нәтиҗәле буыр? Бу яңалыкның мәгънәсен нәрсәдә күрәсез?
1 сентябрьдән Россиянең барлык төбәкләрендә дә уку программасына "Мөһим сөйләшүләр" дәресләре кертелгән. Шулай ук бу дәресләр алдыннан дәүләт флагын күтәрү һәм Россия гимнын башкару каралган. Бу популизм түгел, 30 ел бернинди идеология һәм хакимият булмады һәм хәзер анализ ясарга, безнең нәрсәгә килүебезне күрергә вакыт җитте. Нәтиҗәләр бик тыйнак. Ә бит демократияне һәркем үзенчә аңлый. Идеологияне шулай ук дөрес кабул итәргә кирәк, бу кешегә ничек уйларга, ничек әйтергә, ничек сөйләргә икәнен күрсәтү дигәнне аңлатмый, чөнки бу ирекне чикләү, кешенең фикерләрен һәм хисләрен контрольдә тоту омтылышы булыр иде. Ә дәүләт гимны астында флаг күтәрелсә, бу балаларны шушы дәүләттә яшәүләрен һәм бу илдәге тормышка мөнәсәбәте булуын аңлауга стимуллаштыру буларак кабул ителә.
Без еш кына өлкән буыннан , совет чорында җәмгыять тә яхшырак булган һәм мәктәпләрдә белем көчлерәк булган, дигәнне ишетәбез. Аерма нәрсәдә соң? Ул заман җәмгыятенең һәм совет мәгариф системасының нинди сыйфатларын без үткәндә калдырдык?
Беләсезме, берничә дистә елдан соң хәзерге яшьләр, олыгайгач, ул вакытта яхшырак иде дип әйтәчәк. Буыннар арасындагы каршылыклар - бу табигый. Әгәр дә укытучылар турында сөйләсәләр, элек алар яхшырак булган, димәк, алдагы буын да югарырак булган. Шул ук совет чорында мобиль телефоннар юк, "тимер пәрдә" иде. Ә аны ни өчен, алар анда ни эшлиләр - беркем дә күрмәде. Ә хәзер барысы да безнең күз алдыбызда бара, интернет бар, дөнья ачылды. Тик мин бүген вәзгыять ниндидер начар дип әйтмәс идем. Барысы да СССР заманнарының мәгариф системасын искә төшерә, без бу система белән горурланабыз, тик шуннан соң 90 нчы еллар реформалары булды. Бер предмет буенча 10-15 дәреслек бастырылды, төрле кагыйдәләр кертелде, кануннар үзгәрде, нәтиҗәдә без бөтенләй буталдык. Укытучы баладан тактаны сөртеп, сыйныф җыештырып, мәктәп территориясен тәртипкә китерүне сорый алмауга кадәр барып җитте. Әгәр дә бала, перчатка киеп, бакчада эшләсә, җирдә яткан ботакны алып ташласа, нәрсәсе начар? Безнең балалар элементар иҗади хезмәткә дә өйрәтелмәсә, без кая барып чыгабыз? Без кемнәрне әзерлибез? Перчаткаларын кия һәм чүп үләннәрен йолкып ала алмаган бу бала олы тормышта авыру ата-аналарны карауны да мәшәкать дияргә мөмкин. Әти-әниләргә мәхәббәт әнә шуннан башлана да инде - син табигатьтә эшләргә курыкмыйсың, гади хезмәттән курыкмыйсың.