Кравцов мәктәпкәчә белем бирүнең федераль программасын раслады

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпкәчә белем бирүнең федераль программасын раслады. Министр Сергей Кравцов кул куйган боерык хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

"Федераль программаның максаты баланың мәктәпкә кадәр  балачак чорында, Россия халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә, яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, күпкырлы үсеше", - диелгән документта.

Программа Россия өчен бердәм мәктәпкәчә белем бирү күләмен һәм эчтәлеген билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International