Татарстанда киләсе елда "Дай пять!" проектын эшләтеп җибәрергә телиләр, аны гамәлгә ашырганда укучылар цифрлы сервислар булдырырга өйрәнәчәк. Бу хакта республика саннар министры Айрат Хәйруллин "Цифрлы белем бирү контенты" онлайн-платформасының иң яхшы кулланучысы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында хәбәр итте.
"100 мең баланы программалаштыру гына түгел, ә алар цифрлы кушымталар ясарга өйрәнсен өчен, бурыч куйдык. Финалга, ким дигәндә, цифрлы кушымталар эшләнгән меңләгән бала килеп җитсен иде», - дип сөйләде дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләрнең цифрлы үсеше министры.
Хәйруллин балаларны кушымталар ясарга мәктәп укытучылары - тьюторлар өйрәтәчәк, дип билгеләде. "Без аларга хезмәт хакын түләячәкбез. Алар бала кушымталар ясарга өйрәнсен өчен районнарда дәресләр үткәрергә ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады ул.