2023 елда мең ярым мәктәпкә капиталь ремонт ясау планлаштырыла

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2023 елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча 1,5 меңнән артык гомуми белем бирү оешмасында эшләр башкару планлаштырыла. Бу ел йомгаклары һәм киләчәккә планнар Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының һәм «Бердәм Россия» партиясенең уртак киңәшмәсендә каралды.

“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре, Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак сөйләгәнчә, 2023 елда капремонт программасы буенча 1,5 меңнән артык мәктәп ремонтланырга тиеш, бу максатларга финанслау федераль бюджетка салынды. Шуларның 363 сендә ремонт 2022 елда башланган.

2023 елга һәм 2023-2024 елларга ике еллык объектларга,  капиталь ремонт буенча барлык килешүләр 30 декабрьгә кадәр төзелергә тиеш. Ул шулай ук төбәк вәкилләренең игътибарын программаны сыйфатсыз башкаруга юл куймау мөһим булуын билгеләп үтте.

Программа буенча 1274 мәктәптә капиталь ремонт тәмамланган. 2022 елда программага кертелгән күпчелек төбәкләрдә тулы эш башкардылар. Алар арасында - Алтай, Башкортостан, Дагыстан, Ингушетия, Коми, Кырым, Мордовия, Марий Эл, Саха (Якутия), Татарстан, Чечня, шулай ук Пермь, Приморский, Ставрополь крайлары, Волгоград, Калининград, Липецк, Оренбург, Пенза, Самара, Смоленск, Ростов, Рязань өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы – Югра бар.

Киңәшмә барышында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясе лидеры яңа ел башында 2023 елда төбәкләрнең мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә әзерлеге буенча киңәшмә уздырырга килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International