Татарстан мәчетләрендә кышкы каникул көннәрендә укучылар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары уздырыла. Курслар республикада игълан ителгән Милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланачак. Балалар өчен белем бирү һәм ял итү программасы әзерләнгән, ул 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Дәресләрдә балалар ислам хокукы, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән өйрәнү һәм башкалар кебек ислам фәннәре белән танышачаклар, әхлакый тәрбия алачаклар, элек алган белемнәрне тирәнәйтәчәкләр.
Малайлар һәм кызлар өчен дәресләр аерым үткәреләчәк. Укудан буш вакытларында мөхтәсибәт һәм мәчет хезмәткәрләре төрле мастер-класслар, иҗади конкурслар оештыра.
Тулырак ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында ачыкларга мөмкин.