Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын күңелемнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Ел саен без бу әкият минутларын түземсезлек белән көтәбез, йомгаклар ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз, иң изге теләкләрне үтәүгә өметләнәбез.
Яңа ел бәйрәмнәре безне төп тормыш кыйммәтләре - гаиләләр, балаларга, ата-аналарга һәм якыннарга мәхәббәт белән берләштерә. Барлык хезмәттәшләремә, педагогларга намуслы хезмәтегез, җылылыгыгыз, үсеп килүче буынга бүләк иткән кешелеклелек һәм игелегегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Барлык укучыларга һәм студентларга зур уңышлар һәм яңа ел каникуллары телим.
Киләсе ел барыбызга да яңа һөнәри казанышлар, яхшы вакыйгалар, иминлек һәм билгеләнгән максатларга ирешү елы булсын.
Сәламәтлек, бәхет, иминлек сезгә һәм якыннарыгызга!
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин