Тиешле боерык хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Федераль белем бирү программасының максаты - Россия халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге баланы төрле яклап үстерү.
Федераль программа мәктәпкәчә белем бирүнең төп өч функциясен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бу - баланы Россия гражданы буларак тәрбияләү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гражданлык һәм мәдәни тиңдәшлеге нигезләрен формалаштыру, Россия халкының рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән мәктәпкәчә белем бирү эчтәлегенең гомуми үзәген булдыру, үз гаиләсенең, зур һәм кече Ватанының тарихын һәм мәдәниятен белүче һәм хөрмәт итүче яшь буынны тәрбияләү, шулай ук балаларны туганнан алып, яшәү урынына карамастан, гомуми белем бирү оешмасына укырга кергәнче бердәм белем бирү тирәлеге булдыру.
Федераль программа үзебезнең гореф-гадәтләрне һәм мәктәпкәчә белем бирүнең заманча тәҗрибәләрен исәпкә ала, белем бирү эшчәнлеген тормышка ашыру өчен сәнгатьнең заманча, шулай ук классик рәсем, сәнгать, музыка һәм кинематография әсәрләренең киң исемлеге бар.
Федераль программа мәктәпкәчә белем бирүнең төп күләмен, эчтәлеген, планлаштырылган нәтиҗәләрен билгели, аңа 2023 елның 1 сентябреннән башлап барлык учреждениеләрдә дә мәктәпкәчә белем бирү программалары туры килергә тиеш. 2023 елда Россия Мәгариф министрлыгы федераль программаны гамәлгә ашыруны оештыру-методик ярдәмне дәвам итәчәк.