Татарстанда "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга узган ел 2,8 млрд сум тотылган. Шул исәптән, федераль бюджеттан - 2,3 млрд сум, республиканыкыннан - 500 млн сум.
Төзелеш һәм ремонт өчен - 2,4 млрд сум, җиһазлар сатып алу өчен - 383 млн сум, авыл торак пунктларына эшкә күчкән укытучыларга бер тапкыр түләнә торган "Земский учитель" программасы буенча - 10 млн сум.
Моннан тыш, “Мәгариф” илкүләм проекты буенча 117 авыл мәктәбенең матди-техник базасы, шулай ук сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике мәктәп яңартылды. 46 мәктәп һәм алты һөнәри белем бирү оешмасы өчен компьютер җиһазлары сатып алынган. Алты һөнәри белем бирү учреждениесендә 12 остаханә, Бөгелмә районының 2 нче лицеенда «Кванториум» балалар технопаркы һәм «Алабуга»да «IT-куб» балалар цифрлы белем бирү үзәге булдырылды. Апас һәм Баулы муниципаль районнарында ике авыл мәктәбендә спорт заллары ремонтланды.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.