Череповец шәһәрендә тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары киңәшчеләренең беренче Бөтенроссия съезды узачак

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Вологда өлкәсе үзендә тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары киңәшчеләренең беренче Бөтенроссия съездын кабул итәчәк. Мондый карар Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның һәм төбәк губернаторы Олег Кувшинниковның очрашуыннан соң кабул ителде.

Вологда өлкәсе  тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре  белән хезмәттәшлек итү буенча директорлар киңәшчеләре вазыйфасын гамәлгә кертү проекты тормышка ашырыла торган  10 пилот регион исәбенә керде. Мондый вазыйфа өлкәнең 240 мәктәбендә,  барлык 28 муниципалитетта да булдырылган.

Быел тәрбия буенча киңәшче вазифасы Россиянең барлык төбәкләрендәге мәктәпләрдә барлыкка киләчәк.

Очрашуның темасы төбәктә «Мәгариф» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру да булды. Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, Вологда өлкәсендә мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча барлык объектлар да вакытында тапшырыла.

Быел Череповец һәм Череповецк районында балалар бакчалары, өлкә башкаласында мәктәпләр төзү дәвам итәчәк. Моннан тыш, Вологдада Прилукада мәктәп төзи башлау планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International