"Профессионалитет" проектында кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала

2023 елның 7 гыйнвары, шимбә

2023 елның 1 гыйнварыннан кече һәм урта бизнес вәкилләре "Профессионалитет" проектында катнаша ала.

Кластерлар эшенә туризм, туклану өлкәсе һәм башкалар кушылачак. Программада төрле тармаклар - 250дән артык белем бирү оешмасы һәм 200 дән артык предприятие катнаша, алар арасында машина төзелеше (авиа- һәм суднолар төзелеше ), авыл хуҗалыгы, металлургия, тимер юл транспорты, җиңел сәнәгать, химия , атом , фармацевтика тармаклары.

2023 елда "Профессионалитет" проекты географиясе 55 төбәккә кадәр киңәйтеләчәк. Яңа предприятиеләрне исәпкә алып, «Профессионалитет» тармак партнерлары саны 378 гә кадәр артачак. Шулай ук 2023 елда «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында урта һөнәри белем бирү программаларын конструкцияләүнең яңа технологияләрен эшләү, апробацияләү һәм гамәлгә кертү буенча эксперимент үткәрү дәвам итәчәк. Аның кысаларында чаралар 2022 елның 1 июненнән уздырыла башлады  һәм 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Экспериментның максаты - икътисад тармакларын технологияләштерү тизлегенә туры килә торган квалификацияле кадрлар әзерләү системасының яңа сыгылмалы моделен булдыру.

Ниһаять, яңа елда көллият һәм техникум студентларын, урта һөнәри белем бирү белгечлекләре буенча кабул ителгән 82 яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып  әзерләячәкләр. Алар арасында медицина, урман әзерләү, геодезия  һәм азык-төлек продуктлары технологияләре өлкәсендәге һөнәрләр һәм белгечлекләр бар. Бу белгечлекләр буенча укулар  2023 елның 1 сентябреннән башлана. Якынча төп белем бирү программалары тәрбия компонентларын, шул исәптән тәрбия бирүнең якынча эш программасын үз эченә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International