Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Дәүләткә дә ярдәм итәргә кирәк
2013 елның 31 июле, чәршәмбе
Тиздән Россиядә «Беренче эш урыны турында» закон гамәлгә кермәгәе. «Бердәм Россия» партиясе депутатлары менә шундый тәкъдим белән чыкты.
Бу инде яңалык түгел. Советлар Союзы заманында, вузны тәмамлагач, дәүләт кушкан җиргә барып, берникадәр вакыт эшләү мәҗбүри иде. Быел, «Мәгариф турында»гы яңа закон проектына төзәтмәләр керткәндә, Татарстан кабат шушы алымга әйләнеп кайту идеясен күтәрде. Тик республиканың бу тәкъдиме һавада эленеп калды – аны законга кертүне кирәк дип тапмадылар, беренче укылышта ук төшереп калдырдылар. Федераль дәрәҗәдә кире каксалар да, республиканың үз «Мәгариф турындагы» законына булса да әлеге пунктны өстәргә кирәк, дигән сүзләр дә йөрде, тик алар турында башка фикер алышулар булмады. Менә хәзер «бердәмроссиялеләр» бу бозны тагын бер тапкыр кузгатып карамакчы.
Закон проектының нигезендә нәрсә ята соң? Дәүләт яки билгеле бер оешма студентның укуы өчен түли. Укып бетереп, кулына диплом алгач, аңа үз белгечлеге буенча эш тәкъдим итәләр. Кушкан җиргә барып эшләргә теләмисең икән, уку өчен тотылган акчаны дәүләткә яки аерым оешмага кайтарырга тиеш буласың. Аңлашыла ки, болар барысы да канун нигезендә башкарыла, студент укырга кергәндә үк шул турыдагы килешүгә кул куя.
Закон гамәлгә кертелә калса, ул бары тик түләүсез бүлекләрдә һәм бюджет өлкәсе белгечлекләренә укучыларга гына кагылачак. Болар беренче чиратта – табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм дәүләт хезмәтенең берничә категориясе вәкилләре.
«Ә сез кайсы вариантны сайлар идегез: дәүләт кушкан җиргә эшкә барунымы, әллә укыган өчен акчаны кайтарунымы?» – көн кадагында булган мәсьәләгә карата фикерләрен белергә теләп, Казан вузларында белем алучы студентларга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Алинә ХАРИСОВА, Казан кооперация институты:
– Никадәр эшләргә кирәк булачак бит әле. Бер ел гына икән – түзәрлек. Дәүләт акчасына укыгач, бераз дәүләткә дә эшләп алырга кирәктер инде ул. Бер яктан караганда, яңа гына вуз тәмамлаган студентка юллама тоттырулары бик яхшы. Теләсә нинди эшкә кергәндә дә тәҗрибә булуын таләп итәләр бит. Ичмасам, киләчәктә бер плюс булып торыр. Тик кайда эләгәсең бит әле – анысы да бар. Бу сорауга кистереп кенә җавап бирә алмыйм.
Рамил ГАФФАРОВ, КФУ:
– Мин болай да үз белгечлегем буенча эшләргә җыенам, шуңа күрә бу закон куркытмый. Акча түләгәнче, дәүләт кушкан эшне башкаруны сайлар идем. Россиянең бер караңгы почмагына җибәрүләре дә мөмкин, әлбәттә. Тик ул бөтенләйгә түгел бит, ә күпмедер вакытка гына түзәргә була.
Ләйсән НУРИЕВА, КДТУ-КМТТУ:
– Минемчә, бу дөрес түгел. Әйтик, кайбер белгечләрне эшкә авылларга җибәрәчәкләр. Тик бер шәһәргә киткәч, бөтен кешенең дә кире авылга әйләнеп кайтасы килми бит. Мәсәлән, мин авылга кайтып эшләү яклы түгел.
Илнур САДЫЙКОВ, КФУ:
– Җитәкчеләр өчен бу, чыннан да, проблемадан чыгу юлы. Күпчелек студентларның, укып бетергәч, үз белгечлекләре буенча эшләмәве, шул сәбәпле, кайбер һөнәрләргә осталар җитеп бетмәү ягыннан караганда, билгеле. Тик мондый закон кабул иткәнче, бер генә түгел, җиде кат уйларга кирәк. Балалар мәктәп эскәмиясеннән үк максатчан рәвештә булачак һөнәрләренә әзерләнергә тиеш, чөнки вузга кердеңме, шул юнәлеш буенча эшләргә туры киләчәк бит. Димәк, балага кече яшьтән үк нәрсә яратуын ачыкларга булышырга, аннары шул өлкәдә үсәргә ярдәм итәргә кирәк булачак. Шуңа күрә, ахыргача уйланылып бетсә, бу канунның начар ягын күрмим. Үзең теләп дәүләт акчасына укыйсың икән, рәхим ит – бурычыңны да кайтара бел. Мин исә, гомумән, өченче вариантны сайлар идем – кемгәдер түгел, ә үземә эшләргә, ягъни үз бизнесымны булдырырга телим. Һәм ул миндә булачак та!
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз