Яңа мәгариф учреждениеләре Казанда, Чаллыда, шулай ук Арча һәм Тукай районнарында ачылачак, диде, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән киңәшмәдә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин.
Министр яңа елда республиканың алты илкүләм проектын һәм дүрт дәүләт программасын гамәлгә ашыруга керешәчәге турында сөйләде. Мәсәлән, яңа мәктәпләр ТРда "Мәгариф" илкүләм проекты буенча барлыкка киләчәк. Проект буенча, Казанда 2 яшьләр үзәге өчен җиһазлар сатып алу, шулай ук Чүпрәле һәм Теләче районнарында спорт залларын ремонтлау планлаштырыла.
Тагын 37 мәктәпне республика программасы кысаларында, ә 31 оешманы исә «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча төзекләндерү көтә.