Зур булмаган, әмма ышанычлы мичләрне студентлар җитештерә, аларны җитештерүдә оста Эльдар Гарашов җитәкли.
Салкыннар килү белән мич хәрби хәрәкәтләр шартларында алыштыргысызга әйләнә һәм Россия хәрбиләренең сәламәтлеген сакларга ярдәм итә.
"Махсус хәрби операция башыннан ук безнең студентлар # МЫВМЕСТЕ үзара ярдәм гомумроссия акциясендә актив катнашалар. Алар кирәкле әйберләрне җыюда катнашып кына калмыйча, мобилизацияләнгән гаиләләргә дә ярдәм итә. Хәзер "Эререп ябыштыручы (кул һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру) һөнәрен өйрәнүче көллият студентлары, хәйрия нигезендә, хәрби хезмәткәрләре өчен буржуйка-мич әзерләделәр", - диде Эльдар Гарашов.
Бирелгән техник шартлар буенча көллият студентлары эксплуатация сыйфатын яхшыртырга тырыштылар. Берничә шарт бар: мич күтәрергә җайлы булырга һәм озак вакыт җылылыкны сакларга тиеш.
«Бүгенге көнгә 30 мич әзерләнде. Аларны алгы линиягә тапшырырга җыенабыз», - дип өстәде җитештерү остасы.