Казанда былтыр 1800 студент ГТО нормаларын үтәгән

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Казанның 1800 студенты 2022 елда ГТО комплексы нормаларын яхшы  билгеләренә тапшырдылар. Бу - Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, КФУ, КДАТУ, КНИТУ-КАИ һәм КДЭУ укучылары. 732 студент - алтын, 648 студент көмеш тамга  алды. Тагын 420 студент бронзага ия булды.

Декабрь аенда гына да  200 меңнән артык россияле, шул исәптән 9,7 мең татарстанлы, ГТО хәрәкәтенә кушылды. Илдә бу хәрәкәткә кушылучыларның гомуми саны - 19,4 млн кеше яки  бу 6 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрнең  14,3% ы, дип хәбәр итә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты матбугат хезмәте.

Татарстан башкаласы студентлары нормативларны теләп тапшыралар, дип билгеләп үтте Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын тестлаштыру үзәге җитәкчесе Гөлфия Габделхәерова. "Һәркем үзенең физик әзерлек дәрәҗәсен бәяли ала. Иң мөһиме -  яхшы нәтиҗә күрсәтү һәм алтын тамга алу омтылышы ", - дип өстәде ул.

Декабрьдә Казанда студентлар ике спорт төре: йөзү һәм чаңгы ярышлары буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. «2023 елга планнарда - үзебезнең студент рекордын арттыру», - диде Габделхәерова. ГТО нормаларын укучылар «Спорт - тормыш нормасы» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру кысаларында тапшыралар, аның төп максаты 2030 елга спорт һәм физик культура белән даими шөгыльләнүгә илебез халкының  70%ын җәлеп итү.

Россиядә илкүләм  проектлар Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International