«Лапта» мәгариф модуле башлангыч , төп һәм урта гомуми белем бирү системалары өчен эшләнгән. Модуль гомуми белем бирү буенча федераль укыту-методик берләшмә карары белән хупланды һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының төп гомуми белем бирү программалары реестрына кертелде.
Модуль укучыларга физик күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук мәктәп укучыларын һәм студентларны әхлакый тәрбияләүгә ярдәм итәчәк. “Лапта” уйнаганда балалар командада эшләргә, инициатива күрсәтергә һәм тәвәккәл булырга өйрәнәләр.
Яңа уку модуле физик культура дәресләренең интеграцияләнүен һәм дәрестән тыш эшчәнлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән. Мәктәп спорт клублары эшчәнлеге кысаларында «Лапта» модулен гамәлгә ашыруга аерым игътибар биреләчәк. Бүген мәгариф системасында 32 меңнән артык мәктәп спорт клублары эшли. 2024 елга һәр мәктәптә спорт клубы төзеләчәк. (Мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия реестры).