Бүген, 19 гыйнварда, Алабугада «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы базасында «Татар Хак» цифрлы карарлар эшләү конкурсына йомгак ясау тантанасы булды. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләүдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Ростелеком» ГАҖнең Татарстан филиалы директоры Павел Гонцов һәм башкалар катнашты.
«Татар Хак» цифрлы карарлар эшләү конкурсы Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында гамәлгә ашырыла. Конкурсның максаты - укучыларны район запрослары буенча төрле юнәлешләрнең ИТ-карарларын эшләүгә җәлеп итү. Чарада район мәктәпләренең 6-11 сыйныф укучылары катнаша.
Татарстанда 2022 елда «ТатарХак» конкурсларын гамәлгә ашыру барышында 24 конкурс үткәрелде, аларда 1500дән артык укучы, 260 мәктәп укытучысы катнашты. 18 гыйнварда Алабугада «Татар Хак» ХХV юбилее узды, анда 12 команда катнашты. Конкурста катнашучылар аеруча актуаль юнәлешләр- мәгариф, мәдәният, туризм һәм спорт.буенча проектлар әзерләде. Конкурста җиңүче дипломы белән Алабуганың 1 нче гимназиясе, 9нчы мәктәп һәм 10нчы лицей командалары бүләкләнде.