Татарстан башкаласында 1501 урынга исәпләнгән тагын ике мәктәп төзеләчәк - Салават Купере торак районында һәм “Светлая долина” торак комплексында. Бу хакта башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Казан территориясендә тагын ике мәктәп төзү өчен акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Аларның берсе “ Салават күпере” торак районы территориясендә булачак, ул торак һәм инфраструктура ягыннан да тиз үсә. Шулай ук 1,5 мең укучы сыйдырышлы, Ттгын бер мәгариф учреждениесе, "Светлая долина" торак комплексы территориясендә барлыкка киләчәк, - диде шәһәр башлыгы.