"Ел укытучысы" конкурсында җиңүчегә миллион сум акча түләргә тәкъдим иттеләр

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

РФ Мәгариф министрлыгы "Россия ел укытучысы" конкурсында җиңүчегә бер миллион сум күләмендә бүләкләү, ә призерларга - 500 мең түләргә дип тәкъдим итә, тиешле карар проекты норматив-хокукый актлар проектларының рәсми интернет-порталында бастырылган.

"Карар проекты тарафыннан ел саен түләнә торган акчалата бүләкләүне билгеләү каралган. "Россия ел укытучысы" һөнәри конкурсы җиңүчеләренә һәм призерларына акчалата бүләкләү күләме 1 миллион сум - җиңүчегә, 500 мең сум - һәр призерга", - диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International