«2023 - 2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын үтәү йөзеннән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.01.2023 № 73/23 боерыгы нигезендә яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсына старт бирелде.
Конкурс эшләре оештыру комитеты тарафыннан 2023 елның 10 февраленә кадәр электрон почта аша кабул ителә:
ilham-poeziya@yandex.ru - “Яшь шагыйрь” номинациясе өчен;
ilhamtatar2023@mail.ru - «Яшь язучы», «Яшь драматург», «Яшь журналист» номинацияләре өчен.