«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 23 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы уза, анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр – Татарстан Республикасының 52 муниципаль һәм шәһәр эчендәге районнарыннан 54 педагог катнаша.

Конкурс 8 зонада уза: Азнакай, Нурлат, Алексеевск, Кукмара, Яр Чаллы, Зәй, Саба, Буа, анда укытучылар дәрес һәм мастер-класс бәйгеләрендә көч сынаша.

Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган катнашучылар йомгаклау этабында уза, ул 2023 елның 20-24 мартында узачак.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесе ел саен татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International