«Мәктәп театры» проектын гамәлгә ашыру кысасында Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә мәктәп театр коллективлары төзү проекты кысаларында «Актер осталыгы» һәм «Режиссура нигезләре» дисциплиналары буенча белем бирү курсы тәмамланды. Оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Йолдызлык” һәм Түбән Кама администрациясе катнашында мәктәптән тыш эш республика үзәге.
Катнашучыларны актерлык осталыгына берничә ай ГИТИС сәхнә сәнгатенең яңа юнәлешләре факультеты өлкән укытучысы Олег Хрычев өйрәтте.
Катнашучылар сәхнә игътибары, хыял һәм фантазия, сәхнә бурычы, тәкъдим ителә торган хәлләр, ялгыз һәм парлы этюдлар булдыру темаларын тикшерделәр.
32 укытучы белем бирү курсын уңышлы тәмамлау турында сертификат алды.