Рус теле буенча мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр билгеләнде

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

18еннән 21 гыйнварга кадәр Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Республика олимпиада үзәге 9-11 нче сыйныф укучылары арасында рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабын үткәрде.

Ярышларда муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган Татарстанның 28 муниципаль районыннан укучылар, шулай ук узган елгы олимпиаданың төбәк этабында җиңүчеләр һәм призёрлар катнашты.

Олимпиадада катнашучыларга проблемалы (эвристик) характердагы лингвистик бурычларны үз эченә алган 6 биремне үтәргә тәкъдим ителде.

Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында компетентлы жюри, КФУ, Чаллы дәүләт педагогика университетының  доктор һәм доцентлары, эшләде.

Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Саба районнарыннан 20 укучы җиңүче булды. Республиканың 12 муниципаль районыннан 49 укучы призер булды. 

Рус теле буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Свердловск өлкәсендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International