19 - 21 гыйнварга кадәр Татарстан укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм 7-11 нче сыйныф укучылары арасында астрономия буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиадада Татарстанның 15 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 122 укучы катнашты.
Олимпиадада катнашучыларны жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ хезмәткәрләре, КФУның астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Роман Жучков җитәкчелегендәге астрономия укытучылары керде. Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында призерларны һәм җиңүчеләрне әзерләгән укытучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.