Татарстанда гомуми белем бирү системасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

20 гыйнварда белем сыйфатын мониторинглауның республика үзәге базасында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова җитәкчелегендә гомуми белем бирү системасының актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә мәгариф бүлекләре (идарә) башлыкларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары, муниципаль берәмлекләрнең методик хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә шулай ук «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни, технологик, цифрлы һәм гуманитар юнәлешле Үзәкләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге һәм бу юнәлештә эшне көчәйтү зарурлыгы турында фикер алыштылар. 2022 елда Татарстан муниципаль берәмлекләренең белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарына мониторинг нәтиҗәләре анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International