Татарстанда “Янәшә ярдәм!” хәйрия акциясе дәвам итә. Ул битараф булмаган кешеләрне, иҗтимагый оешмаларны, эшмәкәрләрне берләштерә, ил һәм аларның якыннары мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итү өчен оештырыла. Акциядә Мөслим политехника техникумы студентлары да катнашты. Техникум җитәкчелеге студентларның инициативасын хуплады. Балалар үз мастерлары ярдәмендә 8 тимер мич ясадылар.
Металлны үлчәмнәр буенча кисүне «Агромастер» ПК оештырырга ярдәм итте. Бу мичләрне Лисичанск халкына китерәчәкләр.